Кариев театры актрисасы халык артисты исеменә лаек булган
Габдулла Кариев исемендәге театрның актрисасы Сөнгатуллина Халидә Мәгъфурьян кызы халык артисты исеменә лаек булды. «Бүген Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин Казан Кремлендә узга...
Габдулла Кариев исемендәге театрның актрисасы Сөнгатуллина Халидә Мәгъфурьян кызы халык артисты исеменә лаек булды.
«Бүген Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин Казан Кремлендә узган тантаналы чарада югары уңышларга ирешкән 61 кешегә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды», – дип хәбәрли театрның инстаграм аккаунты.
«Сәхнә» журналы Халидә ханыбызны халык артисты исемен алуы белән тәбрикли! Актрисага озын гомер телибез, тамашачыны яңа рольләр белән куандырып яшәргә язсын!
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @teatr_g.karieva
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк