Кариев театры яңа сезонга нинди сюрпризлар әзерли
Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа 32 нче сезон ачылышы уңаеннан пресс-конференция уздырды. Театр директоры Гүзәл Сәгыйтова премьералар хакында да сөйләде. Сезон 3 октябрь...
Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа 32 нче сезон ачылышы уңаеннан пресс-конференция уздырды. Театр директоры Гүзәл Сәгыйтова премьералар хакында да сөйләде.
Сезон 3 октябрьдә «Кәҗүл читек» спектакле белән ачылачак. Гүзәл Рәмзилевна бу көнне сюрпризлар әзерлибез диде, шуңа күрә берәр сәгать алдан килергә кирәклеген әйтте. «Идеяләр күп, ләкин әлегә барысын да ачып сала алмыйбыз», диде директор.
Шулай итеп тамашачыларны нинди яңалыклар көтә соң?
10, 11 октябрьдә «TAMGA» I режиссерлар лабораториясе кысаларында сайланып алынган, француз язучысы Мари-Од-Мюрайның «Умник» повесте буенча «Йомрыбаш» дип исемләнгән спектакль премьерасы.
26 октябрь «TAMGA»ның тагын бер нәтиҗәсе ‒ «Сәлам, Актәпи!» спектакле премьерасы тәкъдим ителәчәк.
22 ноябрь режиссер Ренат Әюповның «Питер Пэн» спектакль премьерасы.
18-20 сентябрь көннәрендә театр Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры бинасында 18 сентябрь «Тапшырыл...ган хатлар», 19 сентябрь «Ләйлә вә Мәҗнүн» мелодрамасы, 20 сентябрь «Супер кияү» комедиясе күрсәтәчәк. 19 сентябрь 12:00 сәгатьтә Тукай районы Новотроицк мәдәният йортында, ә 20 сентябрь 12:00 сәгатьтә Иске Абдул мәдәният йортында балалар өчен «Кәҗүл читек» спектакле күрсәтеләчәк.
1 октябрьгә кадәр балалар һәм яшүсмерләр өчен «ASYL» Бөтенроссия драматургия конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә. Конкурсның төп максаты: яшь тамашачы театрларының репертуарын яңа пьесалар белән баету.
Быел «Һөнәр ‒ 2019» XI Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивален оештыруны Кариев театры үз җилкәсенә ала.
Автор: Г.Шәрәпова
Фото: Султан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк