Кариев театрын тифлокомментарийлы беренче татарча спектакль тәкъдим итә
2018 елның 20 маенда Г.Кариев исемендәге Казан Татар яшь тамашачы театрында начар күрә торган кешеләргә һәм күзләре күрмәүчеләргә тифлокомментарий бирү юлы белән спектакль күрсәтеләчәк. Бер үк вакытта...
2018 елның 20 маенда Г.Кариев исемендәге Казан Татар яшь тамашачы театрында начар күрә торган кешеләргә һәм күзләре күрмәүчеләргә тифлокомментарий бирү юлы белән спектакль күрсәтеләчәк. Бер үк вакытта сурдотәрҗемә белән дә тәэмин ителү була. Тифлокомментарийлы беренче татарча спектакль итеп “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” (К.Дикамилло) сайланды. Бу әкият балалар өчен булса да, гаилә форматында эшләнгән сәхнә әсәре. Башлану вакыты – 14.00 (Петербург урамы, 55б йорты).
Әлеге проект татар телендә тифлокомментарий бирүнең беренче тәҗрибәсе булып тора. Ә бу үз чиратында Татарстанда әлеге юнәлешнең үсешенә мөһим адым.
Проект Алишер Усмановның “Яңа караш” хәйрия фонды программасы кысаларында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.
Тифлокомментарий бирү – ул күз күрүе начар булган кешеләргә предмет, тирәлек яисә хәрәкәтне сүзсез лаконик рәвештә тасвирлап бирү процессы. Сукыр кеше тифлокомментатор ярдәмендә үзе күрмәгән визуаль образларны һәм хәрәкәтләрне аңлый ала.
Тифлокомментарий бирү кебек яңа социаль хезмәт күрсәтү үзенчәлекле күз күремле кешеләргә мәдәни һәм иҗтимагый тормышта катнашу, алар өчен яраклы форматларда мәдәнияткә якынаерга һәм булган мәгълүмати каршылыкларны үтәргә ярдәм итә.
Билетлар сатуда!
Фото - Рәмис Нәҗмиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк