Кариев театрында «Калеб.Импровиз» чарасы узачак
«Калеб» яңа буын җыены сезне 5 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә Кариев театрында узачак «Калеб. Импровиз» чарасына чакыра.
«Калеб» яңа буын җыены сезне 5 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә Кариев театрында узачак «Калеб. Импровиз» чарасына чакыра.
«Безнең баш мие, дөресрәге, аның эшчәнлеге бик кызык корылган. Аны музыка белән чагыштырсак, бу – үзенә күрә джем-сейшн, джаз импровизациясе», – дип хәбәр итә Кариев театры. «Калеб. Импровиз»да катнашучыларны да әнә шул баш мие нейроннары эшчәнлеге белән чагыштырырга мөмкин.
Аларның партитуралары да, дирижерлары да юк, әмма уртак максатлары бар: менә хәзер, шушында иҗат тусын өчен, бер дулкынга көйләнергә һәм йөрәгеңне уятырга кирәк. Сүз, музыка, хәрәкәт һәм рәсем бер ноктада кисешәчәк ул көнне. Монда һәм хәзер туган иҗатны күреп, тыңлап, тоеп булачак», диелгән театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.
Биредә Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина, Андрей Аношин, Илгиз Мөхетдинов, Илүсә Хуҗина, Сөмбел Кыямова, Алсу Мәгъсүмҗанова, Сәидә Минубаева, Гөлназ Газизова, Булат Ибраһимов, Гөлүсә Батталова, Лилия Гыйбадуллина, Руслан Ибраһимов катнашачак.
Алып баручы: Артём Пискунов. Чараның режиссёры: Резеда Гарипова.
Фойедагы импровиздан соң, Кече сәхнәдә булачак ирекле иҗади әңгәмәгә дә кушыла аласыз. Шушы еллар дәвамында «Калеб»тә иҗади тандемнар тудырган һәм актив катнашкан иҗатчылар белән якыннанрак танышу мөмкин булачак.
Чыганак: Кариев театры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк