Кариев театрыннан өр-яңа бәйге!
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры үз стилен уйлап табу буенча бәйге игълан итә! Тамашачылардан театрның яңа брендына үзенә генә хас шрифт, төсләр, билгеләр буенча тәкъд...
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры үз стилен уйлап табу буенча бәйге игълан итә! Тамашачылардан театрның яңа брендына үзенә генә хас шрифт, төсләр, билгеләр буенча тәкъдимнәр көтелә.
Конкурсның максаты – символиканы формалаштыруда яңа алымнар эзләү, Кариев театрының бердәм яңа стилен булдыру.
Конкурс профессиональ белем бирү уку йортларында укучы студентлар арасында 2 турда үткәрелә.
I турда эшләр уку йортының бәйге комиссиясе тарафыннан сайлап алына.
Конкурсның II турына индивидуаль хезмәтләр дә, иҗади коллективлар белән бергә башкарылганнары да кабул ителә. Катнашучылар берничә иҗади эш тәкъдим итә ала.
Конкурс 2018 елның 20нче сентябреннән 30нчы ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Эшләр 2018 елның 28нче ноябренә кадәр tatar.tyuz@tatar.ru адресы буенча кабул ителә.
Бәйгенең нигезләмәсен karievteatr.ru сайтыннан алырга мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон – 89872356688.
Фото – Театрның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк