Кариев театрының яңа йөзе!
Бүген Татар-Информ матбугат агентлыгында Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрына яңа логотип сайлау бәйгесенең нәтиҗәләре ясалды. Конкурсның икенче этабында сайлап алынган 18 эшнең өчесе финалга, со...
Бүген Татар-Информ матбугат агентлыгында Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрына яңа логотип сайлау бәйгесенең нәтиҗәләре ясалды. Конкурсның икенче этабында сайлап алынган 18 эшнең өчесе финалга, социаль челтәрләрдә ачык тавыш бирүгә тәкъдим ителде.
Финалга чыккан өч эшнең икесен Фешин исемендәге Казан рәсем сәнгате училищесы студентлары Ангелина Филимонова һәм Айгөл Гыйльметдинова тәкъдим иткән. Берсенең авторы – танылган татар дизайнеры Илдар Әюпов.
Шул рәвешле, Кариев театрының яңа йөзен Ангелина Филимонова әзерләгән эскизлар тәкъдим итәчәк. «Кариев театрының исеме «К» хәрефеннән башланганга «К» хәрефен нигез итеп алдым. Логотиптагы түгәрәк театр залында русларны һәм татарларны, шулай ук яшьләрне һәм өлкәннәрне берләштерүне символлаштыра», – дип сөйләде җиңүче, Фешин исемендәге Казан рәсем сәнгате училищесы студенты Ангелина Филимонова.
Театрның яңача бизәлеше белән тамашачылар 22 декабрь көнне Г.Кариев театрының юбилей кичәсендә якынрак таныша алачак.
Язманың авторы һәм фото: А.Габдуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк