Логотип
Хәбәрләр

Кәрим Тинчурин театры «Яңа офыклар» шигаре белән 93 нче сезонын ача!

Яңа театраль сезон ачылышы алдыннан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры җитәкчелеге журналистлар белән очрашты. Матбугат конференциясендә театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов, баш режиссёр Айдар Җаббаров, театрның әдәби бүлек җитәкчесе Резедә Гобәева, баш дирижёр Ильяс Камал, театрның реклама һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Луиза Закирова катнашты.

Матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән төп мизгелләр. 

Фәнис Мөсәгыйтов: “Ияләнеп беттек дияргә була”

Тинчурин театры октябрь башында Грозный шәһәрендә үтүче «Федерация» фестиваленә «Ал яулыклы язмышым» драмасын алып бара.

Гастрольләр: октябрьдә Мәскәү, ноябрьдә Яр Чаллы, Түбән Кама. 

Театрда җәй буе төзекләндерү эшләре алып барылган: торбалар алыштырылу, бинаның төрле өлешләрен буяу, су кертү турында әйтелде. Тамашачылар өчен өстәмә уңайлыклар булдырылган: фойеда 4 җирдә бушлай су белән кулерлар урнаштырылган. Шулай ук, кофе гына эчәр өчен буфеттагы озын чиратта тормаска теләүчеләр файдасына кофе автоматлары да куелган. 

 

- Айдар Җаббаров: “Төрле режиссёрлар киләчәк”

93 нче сезонда 10 спектакль куелу күздә тотыла: 

«Лу» (Илгиз Зәйниев). Режиссёр Айдар Җаббаров, премьера 28, 29 август. 

«Добрый человек из Сычуани» (Бертольд Брехт). Режиссер Айдар Җаббаров, премьера октябрьдә

«Казан егетләре» икенче өлеш (Мансур Гыйләҗев). Режиссер Айдар Җаббаров, премьера ноябрьдә. 

Казах язучысы Мохтар Ауэзов әсәре буенча спектакль. Казахстан режиссеры Фәрхәд Молдагали куя, премьера декабрьдә. 

«Питер Пэн». Режиссер Талия Төхвәтуллина, премьера декабрьдә

Лев Толстойның «Кавказский пленник», «Хаджи-Мурат» әсәрләре буенча спектакль. Режиссер Янис Брайловский, премьера театраль сезонның беренче яртысында көтелә. 

«Казан сөлгесе» (Кәрим Тинчурин). Режиссер Резедә Гарипова, премьера Яңа елдан. 

«Албастылар» (Галимҗан Гыйльман). Режиссер Айрат Абушахманов, премьера Яңа елдан соң.

«Беседы птиц» (Фарсы суфи фикер иясе Аттарның эпик фәлсәфи поэмасына нигезләнеп). Режиссёр Надя Кубайлайт, премьера сезон ахырында булыр дип көтелә.

Узган театр сезонында сынау срогы белән алынган артистларның бөтенесе дә труппада калмаган. Алга таба да Тичнурин театрында эшләячәк яңа артистлар: Рәмис Абдуллин, Рәшит Вәлиуллин, Марсель Салихов, Эльвина Насыйбуллина. Быел театрга Мәскәүдән Фәрхәд Мөхәммәтҗанов кайта, Казан театр училищесын әле яңа гына тәмамлаган Эмиль Исхаков та труппага кушылган.

Резедә Гобәева: “Һәр иҗат кешесе сайланган әсәрдә үзе турында сөйли”

2027 нче елның гыйнвар аенда узган сезон яңалыгы – театрның Кабан күле ягындагы балконда җәй айларында үткәрелгән «Шигърият сулышы» проекты «Зимний сад» ягындагы фойега күчеп, башка шагыйрьләрнең иҗатын тәкъдим итү белән дәвам итәчәк. Гыйнвар шагыйрьләре: Гөлшат Зәйнашева, Фәнис Яруллин, Рәшит Әхмәтҗанов. Май ае шагыйрьләре: Нияз Акмал, Лена Шагыйрьҗан һәм Мөдәррис Әгъләмов. 

 

Ильяс Камал: “Оркестрга яңа уен кораллары кайтарылды”

Сезон дәвамында Тинчурин театры оркестры спектакльләр өчен генә музыкаль бизәлеш булып калмыйча, мөстәкыйль концертлар да куюны дәвам итәчәк. Шулай ук, оркестр Үзбәкстанга гастрольләр белән барачак. 

 

Луиза Закирова: «Театрда эшләү бик авыр»

Театрлар арасында барган ярышка аерым басым ясалды.

Тиздән театр фойесында төрле төбәкләрдән рәссамнарның эшләре тәкъдим ителәчәк. Аларның иҗат җитмешләре театр, андагы спектакльләр белән бәйле булачак. Шушы күргәзмә ярдәмендә театр яңа тамашачы җәлеп итүне күздә тота.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021