Карши шәһәре Сабан туенда татар, үзбәк, рус һәм инглизчә шигырьләр сөйләделәр
Кашкадар өлкәсе һәм Карши шәһәре хакимияте вәкилләре төрле милләт халкы арасында ныклы дустанә бәйләнешләр булуын теләде. Үзбәкстанның Карши шәһәрендә Сабан туенда кунакларны Театр мәйданында татар,...
Кашкадар өлкәсе һәм Карши шәһәре хакимияте вәкилләре төрле милләт халкы арасында ныклы дустанә бәйләнешләр булуын теләде.
Үзбәкстанның Карши шәһәрендә Сабан туенда кунакларны Театр мәйданында татар, үзбәк, рус һәм инглиз телендә шигырьләр сөйләп каршы алдылар. Бу хакта Кашкадар өлкәсе Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге хәбәр итә.
Кашкадар өлкәсе һәм Карши шәһәре хакимияте вәкилләре бәйрәм белән котлап, уңышлар һәм төрле милләт халкы арасында ныклы дустанә бәйләнешләр булуын теләделәр.
Сабан туе турындагы фильм видеопрезентациясе бәйрәмгә килүчеләрдә матур тәэсир калдырды. Аннан артистлар “Халыклар дуслыгы” музыкаль-хореография композициясен башкарды. Үзбәкстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Марат Хәкимов, Ташкент Татар иҗтимагый мәдәни үзәгеннән җырчы Ирина Гыймранова җырлары һәм башка чыгышлар булды.
Бәйрәмдә татар милли ризыклары бәйгесе җиңүчеләре Чыракча шәһәреннән Алия Акчурина һәм Каршидан Алия Храмова үз осталыкларын күрсәтте.
Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге активистларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Фото: Татаро-башкирский национальный культурный центр Кашкадарьинской области
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк