Казахстанда кояш батареялары белән эшләүче мәчет ачылган
(Казан, 13 май, “Татар-информ”). Казахстан башкаласында кояш батареялары белән эшләүче илдә беренче экономияле мәчет ачылды, дип хәбәр итә "Интерфакс" агентлыгы. "Әлеге мәчетнең стилистикасы гади түг...
(Казан, 13 май, “Татар-информ”). Казахстан башкаласында кояш батареялары белән эшләүче илдә беренче экономияле мәчет ачылды, дип хәбәр итә "Интерфакс" агентлыгы.
"Әлеге мәчетнең стилистикасы гади түгел. Минемчә, ул постмодерн стилендә. Аның төп үзенчәлеге – яшел технологияләр. Мәчет кояш батареялары белән эшләп, үзен тәэмин итә һәм шәһәр өчен электр энергиясе дә бирергә мөмкин”, - дип белдергән дин эшләре буенча һәм гражданлык җәмгыяте министры Дархан Калетаев. Аның сүзләрен җомга көнне “Tengrinews”порталы җиткергән.
Проектны эшләүчеләр сүзләренчә, мәчетне электр энергиясе белән тәэмин итүдә кулланучы конструкцияләр электр энергиясен кирәгеннән өч тапкыр артык җитештерә.
Мәчетнең төп бинасының төньягыннан урнашкан манараның озынлыгы 43,5 метр һәм ул каләм формасында - “изге каләм” итеп эшләнгән.
"Мәчет бик җылы. Без җылы идәннәр ясадык, кием элү бүлмәсе бар, хатын-кызлар өчен зал икенче катта. Мәчетнең эче заманча дизайн белән эшләнгән”, - дип сөйләгән журналистларга проектны эшләүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк