Казан “Җир сәгате башкаласы” исеме өчен көрәшә
(Казан, 12 март, “Татар-информ”). Быел Казан “Җир сәгате башкаласы” исеме өчен көрәшергә ниятли. Республика халкы акциягә кушыла ала. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә...
(Казан, 12 март, “Татар-информ”). Быел Казан “Җир сәгате башкаласы” исеме өчен көрәшергә ниятли. Республика халкы акциягә кушыла ала. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Җир сәгате” башкаласы исеменә бәйге Россия шәһәрләре арасында игълан ителгән. Җиңүчене һәм махсус бүләк иясен – шәһәр исеме язылган кубокны алучыны халык үзе билгели.
Татарстан башкаласына ярдәм итү һәм акциядә катнашканлыгыңны раслау өчен казанлыларга акция картасында - http://60.wwf.ru/#map-worl үзеңнең кайда икәнлегеңне билгеләргә һәм дусларыңа, танышларыңа да шуны ук тәкъдим итәргә; социаль челтәрләрдә төркем булдырырга һәм бәйге турында сөйләргә кирәк.
Быел “Җир сәгате” акциясе 24 мартта 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр узачак. Предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шулай ук республика халкы бу вакытта электр утын бер сәгатькә сүндереп тора. “Җир сәгате – 2018” быел “Табигать өчен тавыш бир” лозунгы белән уза.
2016 елда Казан “Җир сәгате” акциясендә катнашкан Россиянең иң актив шәһәрләре исемлегендә булды. Белгечләр исәпләвенчә, ул чакта Татарстан 90 МВт энергияне янга калдыра.
Акция җиңүчесен билгеләгәндә үзләрен картада билгеләгән шәһәр халкын һәм гомуми халык санын исәпкә алаклар. Акция башкаласы исеме бәйгесенә 29 мартта йомгак ясала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк