Логотип
Хәбәрләр

«Казан – ислам дөньясының музыка башкаласы» фестивале тәмамланды

«Казан – ислам дөньясының музыка башкаласы» I Халыкара фестиваленең йомгаклау концерты уникаль осталык үзәгендә узды.

Концерт программасында әлеге фестивальнең һәм La Primavera Казан камера оркестрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов тамырларга, тарихка мөрәҗәгать итте. Программага Яхин, Камал, Хәбибуллин, Әхиярова, Сәйдәшев, Әсхәдуллин һәм Абязов әсәрләре кергән иде. 
Фестиваль кунаклары «Алпар» ансамбле артистлары башкаруында кылкубыз, курай, такта-кубыз, думбра һәм башка борынгы халык уен коралларының яңгырашын ишетә алды.
Музыкант, дирижер һәм Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе Ильяс Камалга осталар сәхнәдә үк ап-ак кылкубыз бүләк итте, традицияләрне яңартуы өчен аңа рәхмәт белдерделәр.
«Мин яңа фестивальдән бик канәгать. Алдан уйлаган ниятләр барысы да тормышка ашты. Фестиваль масштаблы узды, программа һәм форматларның төрлелеге, логистика буенча да вакыйгаларга бай булды, без төрле мәйданчыкларда уйнадык», - диде Рөстәм Абязов. 

«Казан – ислам дөньясының музыка башкаласы» беренче халыкара фестивале Татарстан башкаласында 26 август-6 сентябрь кадәр узды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021