Казан кешесе өч чит ил гражданын зур суммага алдаган
Чит ил кешеләренә китерелгән зыянның күләме 400 мең сумнан артып киткән. (Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Казан кешесе, Россиядә яшәргә рөхсәт алуны рәсмиләштерергә вәгъдә итеп, өч чит ил гражданын...
Чит ил кешеләренә китерелгән зыянның күләме 400 мең сумнан артып киткән.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Казан кешесе, Россиядә яшәргә рөхсәт алуны рәсмиләштерергә вәгъдә итеп, өч чит ил гражданын алдаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, 25 яшьлек Казан кешесе өч чит ил гражданына Россиядә яшәргә рөхсәт алуны рәсмиләштерергә вәгъдә иткән. Үз хезмәте өчен ул 420 мең сум күләмендә акча алган. Шуның кадәр акчаны кесәсенә салып куйса да, аның чит ил гражданнарына ярдәм итү турында уенда да булмаган.
Тиздән алдаучының эзенә төшкәннәр. Аңа карата «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылып, судка тапшырылган.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк