Казан Кремле туристларның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары популяр топ-өчлегенә кергән
Казан Кремле тарихи-архитектура комплексы туристлар арасында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары популярлыгы буенча өченче булып тора. Рейтингны ТурСтат аналитик агентлыгы төзегән. Агентлык мәгълүмат...
Казан Кремле тарихи-архитектура комплексы туристлар арасында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары популярлыгы буенча өченче булып тора. Рейтингны ТурСтат аналитик агентлыгы төзегән.
Агентлык мәгълүматлары буенча, туристлар барыннан да ешрак Мәскәү Кремлендә һәм Кызыл мәйданда булалар.
Рейтингның икенче баскычында Санкт-Петербургның тарихи өлеше һәм аның һәйкәлләре тора.
ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары популяр бишлегенә Суздаль һәм Владимир, шулай ук Троице-Сергиева Лавр архитектура ансамбле кергән.
Фото: Рамил Гали
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк