Казан Кремлендә Григорий Фридның “Анна Франк көндәлеге” монооперасы булачак
(Казан, 6 май, “Татар-информ”). 9 майда Казан Кремленең “Манеж” күргәзмә залында “Sforzando” башкару сәнгате үсеш фонды Григорий Фридның монооперасын тәкъдим итә. “Анна Франк көндәлеге” – балачаклары...
(Казан, 6 май, “Татар-информ”). 9 майда Казан Кремленең “Манеж” күргәзмә залында “Sforzando” башкару сәнгате үсеш фонды Григорий Фридның монооперасын тәкъдим итә.
“Анна Франк көндәлеге” – балачакларын һәм яшьлекләрен сугыш урлаганнарның гадәти булмаган рух ныклыгы, тормышның һәр мизгеленә сөенә белүе турындагы спектакль.
Быел моноопера Анна Франк партиясен Айсылу Нуруллина башкаруында “Музыкаль театрның иң яхшы актеры” номинациясендә “Тантана” республика театраль премиясенә лаек булды.
Спектакль дирижер Евгений Сакмаров җитәкчелегендәге “Sforzando” яшьләр симфоник оркестры уйнавында башкарыла.
Моноопера режиссеры – Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Мөнир Соколов. Спектакльдә шулай ук Казан театр училищесы студентлары катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк