Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды
(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казан Кремленең “Манеж” күргәзмәләр залында “Мәңге онытылмас ядкарь” исемле Татарстан Республикасының Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына...
(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казан Кремленең “Манеж” күргәзмәләр залында “Мәңге онытылмас ядкарь” исемле Татарстан Республикасының Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.
"Казан Кремле" дәүләт тарих, архитектура Һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева республика белән кызыксынучылар, шулай ук Татарстан кунаклары биредә кызыклы документлар таба ала диде. “Тарих, республика белән кызыксынган һәр кеше биредә үзенә кызыклы документ табачак”, - диде Зилә Вәлиева.
Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Аюпова архивта булган эш кәгазьләрен халыкка якынайтырга кирәк дип саный. "Бүгенге төп бурычыбыз ядкарләрне саклап калу гына түгел, ә алар турында халыкка сөйләү дә. Без сезнең белән бу көннәрдә бик күп хезмәттәшлек итәрбез”, - диде ул күргәзмә кунакларына.
Күргәзмәдә Татарстан Дәүләт архив хезмәтенең һәм “Казан Кремле” музей-тыюлыгының 100 дән артык эш кәгазьләре һәм предметлары урын алган. Күргәзмә июньнең беренче көннәренә кадәр эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
Комментарий юк