Казан кызы Германиядә “Алтынчәч” ариясен башкарган

Яшь опера җырчысы Мәрьям Фәттахова Германиядә Kammeroper am Schloss Rheinsberg фестиваленә сайлап алу турыннан узган.

Яшь опера җырчысы Мәрьям Фәттахова Германиядә Kammeroper am Schloss Rheinsberg фестиваленә сайлап алу турыннан узды. Ул анда июньдә “Алтынчәч” ариясен башкарды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Бу фестивальдә Казан кызы Флорес-Дьяков операсында Ф.Маттусның “Bad man’s life” либреттосы баш геройларының берсе роленә кастинг узган.

Премьера 7 сентябрьдә Эстониянең Нарва шәһәрендә Narva Ooperipäevad ContempArt фестивалендә узачак.

  • Мәрьям – Халыкара конкурслар лауреты, ике тапкыр Мәскәү хөкүмәте стипендиаты. Мәрьям һәм аның укытучысы Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә оештырылган Мәдәният һәм сәнгать эшлеклеәре клубына кергәннәр. Мәрьям Фәттахова Казанда фәнни хезмәткәрләр гаиләсендә туган. 9 яшендә музыка мәктәбендә фортепиано классында укудан тыш, Казан консерваториясе профессоры белән академик вокал белән шөгыльләнә башлый.

 

Фото:pixabay.com 

Татар-Информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
727
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Тагын бер гаилә!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы