Казан-Мәскәү поездына билетларны ташлама белән алып була
(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). Казан-Мәскәү-Казан маршруты буенча йөрүче поезд пассажирлары өчен билетларны махсус тариф буенча 999 сумга сатып алу мөмкинлеге булды. Бу турыда Горький тимер юлын...
(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). Казан-Мәскәү-Казан маршруты буенча йөрүче поезд пассажирлары өчен билетларны махсус тариф буенча 999 сумга сатып алу мөмкинлеге булды. Бу турыда Горький тимер юлының Казан төбәге буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акция буенча билетларны 26 гыйнвардан 26 апрельгә кадәр купелы вагоннарга алып була.
Махсус тариф 23 нче номерлы Казан-Мәскәү поездында кулланыла. 24, 25 февральдә, 10, 11 мартта баручы составларга әлеге акция белән билет алып булмый.
Шулай ук акция буенча билетны 24 нче номерлы Мәскәү-Казан поездына алып була. 22 февраль, 7 мартта акция кулланылмый.
Акция буенча пассажирларның оешкан төркемнәре өчен билет алып булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк