«Казан» милли-мәдәни үзәге бүләкләр өләшә
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нинди генә матур җирләр, кызыклы күргәзмәләр юк Казаныбызда. Күңел ялын алу өчен урыннар да шактый бүгенге көндә, бары вакытың булсын гына... Ә иң мөһиме, ул файдалы булсын иде. Бу көннәрдә «Казан» ми...
Нинди генә матур җирләр, кызыклы күргәзмәләр юк Казаныбызда. Күңел ялын алу өчен урыннар да шактый бүгенге көндә, бары вакытың булсын гына... Ә иң мөһиме, ул файдалы булсын иде. Бу көннәрдә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә күргәзмәдә булып кайттым. Ел саен уздырыла торган күргәзмә быел республика көненә багышланган иде. 29 август көненнән бирле ул үзенең залларында төрле туристларны, мәдәният, сәнгать белән кызыксынучыларны каршы ала. Әлеге күргәзмә Татарстан рәссамнары берлеге тарафыннан оештырылган. Казан, Лениногорск, Яр Чаллы, Алабуга, Якутск, Лаеш районыннан 64 автор үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырды. Натурализм, реализм, футуризм кебек юнәлешләргә таянып ясалган сәнгать әсәрләре беркемне дә битараф калдырмас, мөгаен. Бер-берсеннән ясау техникасы белән дә аерылып торган рәсемнәр иҗат дөньясына алып керә. Күргәзмәдә гап-гади карандаш белән дә, акварель белән ясалган рәсемнәрне дә күреп була. Май белән ясалган хезмәтләр тагын да кызыклы: якты төсле буяулар белән башкарылган рәсемнәр тагын да тормышчан булып күренә. Республика көненә багышланган күргәзмә шунысы белән үзенчәлекле: алар арасында рәсемнәр генә түгел, сынлы сәнгать, декоратив-гамәли сәнгатькә кагылышлы хезмәтләр белән дә сокланып була. Күргәзмә эчтәлеге шәһәр тормышын гына түгел, ә гап-гади авыл тормышына кагылышлы эшләре белән дә килгән кунакларны үзенә җәлеп итә.
Күргәзмәдә аерым игътибарны Казан рәссамы Полина Илюшкина иҗаты алып тора. Яшь кыз үзен күптән иҗат дөньясында тапкан: ул скрипкада да уйный, рәсем ясау серләренә дә төшенгән. Төркия, Иран, Россия, Вьетнам, Мисыр, Сербия, Мальдива җирләрендә сәяхәттә булып, рәсемнәрдә шул илләрнең матурлыгын сурәтли. Кызның хезмәтләре арасында үз остаханәсендә ясалган эшләре дә бар. Полина иҗатында аерым урынны портретлар алып тора. Күрәсең, һәр илнең үзенчәлеген ул аның халкы, аерым бер кешесе аша күрә.
Күргәзмәгә карата «Казан» милли-мәдәни үзәгендә PR буенча белгеч Рәисә Борһаниева кызыклы акция уйлап тапкан. Рәсемнәр караган килгән кунак, һәрбер сәнгать әсәре белән танышкач иң ошаганына «лайк куя», ягъни, йөрәк формасында магнит элә. Заманча, кызыклы... Мин дә иҗат әһелләренең эшләре белән сокланып, бүләк итеп бирелгән магнитны алып кайттым әле. Күргәзмәне үзең күрмичә, андагы мохиткә кереп булмас, мөгаен...
Мәгълүмат өчен:
Эш сәгате: дүш: ял
сиш-җомга : 10:00-17:00
шим: 10:00-16:00
Урыны: «Казан» милли-мәдәни үзәге
Шәһәр: Казан
Адрес: Пушкина ур, 86
Якындагы метро: Кремль (метро станциясе)
Автор һәм фото: Фәнүзә Сираҗиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Печән базары 2025"
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 октября 2025 - 10:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
2 октября 2025 - 12:00
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
26 сентября 2025 - 15:00
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
25 сентября 2025 - 22:00
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
23 сентября 2025 - 14:00
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
21 сентября 2025 - 21:00
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
18 сентября 2025 - 11:00
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
15 сентября 2025 - 18:00
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк