Казан парклары чаңгы ярышы, фигуралы шуу буенча мастер-класс һәм Яңа ел караокесына чакыра
Казан парклары һәм скверларында бәйрәм программасы дәвам итә. Шимбә көнне, 5 гыйнварда, казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунакларын чаңгы ярышы, фигуралы шуу буенча мастер-класс, шулай ук совет филь...
Казан парклары һәм скверларында бәйрәм программасы дәвам итә. Шимбә көнне, 5 гыйнварда, казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунакларын чаңгы ярышы, фигуралы шуу буенча мастер-класс, шулай ук совет фильмнарындагы җырлардан торган Яңа ел караокесы көтә. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
12.00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында Яңа ел прәннекләрен бизәү буенча бушлай мастер-класс һәм чаңгы ярышы оештырыла. 12.30 сәгатьтә «Черек күл» паркында фигуралы шуу буенча бушлай мастер-класс үткәреләчәк.
16.00 сәгатьтә Горький паркында кунакларны «Сдвиг» театр студиясе әзерләгән тамаша көтә.
12.00 сәгатьтә Урицкий исемендәге паркта нәни кунакларны чыршы янындагы Яңа ел тамашасына чакыралар, 14.00 сәгатьтә исә быелгы кышның төп парк герое – Кар бабай-Почта хезмәткәре катнашында программа тәкъдим ителә.
17.00 сәгатьтә «Калейдоскоп» паркы, «Дәрвишләр бистәсе» скверы һәм «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта күңел ачу программасы старт ала. Ярты сәгатьтән соң «Крылья Советов» паркында совет фильмнарын яратучылар өчен «Яңа ел киносы» дигән бәйрәм концерты башлана.
Фото: архив/Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
Комментарий юк