Казан режиссеры документаль фильм төшерү өчен 500 мең сум акча откан
9-14 июньдә Белокуриха шәһәрендә узган «Алтай. Үсеш территориясе» форумы кысаларында режиссер Елизавета Киселева «Место силы» документаль фильмын төшерү өчен Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесендә җ...
9-14 июньдә Белокуриха шәһәрендә узган «Алтай. Үсеш территориясе» форумы кысаларында режиссер Елизавета Киселева «Место силы» документаль фильмын төшерү өчен Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесендә җиңү яулаган. Бу хакта Казанның кино төшерүчеләр төркеме хәбәр итә.
Елизавета Киселева «кино һәм телевидение режиссурасы» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган, 2018 елда Чиләбе кинопроектлар питчингында җиңү яулаган, ул шулай ук халыкара кино фестивальләре лауреаты да. Елизавета Сыктывкар шәһәрендә туган, аның «Место силы» документаль фильм проекты да нәкъ шуның белән бәйле.
Документаль фильмны уникаль урында — Россиядәге җиде могҗизаның берсе булган Мань-Пупу-Нерда төшерәчәкләр.
Кино төшерүчеләр төркеме геройлар белән бергә Дятлов үткеле һәм Отортен тавы аша Мань-Пупу-Нер яссытаулыгына кадәр экспедициягә чыгып китәчәк.
Бөтенроссия кастингын узган һәр кеше фильмның герое була ала – кастинг турында мәгълүмат июль аенда дөнья күрәчәк.
Фильмны август һәм сентябрь айларында төшерәчәкләр, ул быелның декабрендә әзер булыр дип көтелә. Аны социаль челтәрләр яки оффлайн-мәйданчыкларда бары тик кинофестивальләрдә тәкъдим иткәннән соң гына карап булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк