Казан Россиянең «өченче башкаласы» исемен раслады
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Казан Россиянең «өченче башкаласы» исемен раслады. Бу хакта ул тавыш бирүне оештырган танылган блогер Илья Варламов хәбәр итте. Блогер сораштыру оештырган...
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Казан Россиянең «өченче башкаласы» исемен раслады. Бу хакта ул тавыш бирүне оештырган танылган блогер Илья Варламов хәбәр итте.
Блогер сораштыру оештырган: “Тиздән өченче башкала байрагын йөртү хокукы өчен көрәш актуаль булырга мөмкин”. Казанның көндәшләре буларак ул Севастополь, Самара, Бөек Новгород, Грозный, Екатеринбург, Омск һәм Түбән Новгородны тәкъдим иткән.
Татарстан башкаласы укучыларының күңелен яулау өчен, Екатеринбург белән генә ярышкан. Өченче башкала исеме өчен калган дәгъва итүче шәһәрләр 12 процент чамасы гына тавыш җыйган. Казан өчен 1,5 меңгә якын кеше тавыш биргән. Бу сораштыруда катнашучыларның яртысын диярлек тәшкил итә.
Варламов нәтиҗәне бик үк гадел булмады дип уйлый. “Казанлылар Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының актив катнашында бик тырыштылар, әмма барыбер төн уртасына кадәр өлгермәделәр”, - дип язган ул.
Фото: Ильнар Тухбатов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк