Логотип
Хәбәрләр

Казан шәһәре ревматология үзәгенә профессор Илдар Салихов исеме биреләчәк

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казан шәһәре ревматология үзәгенә профессор Илдар Салихов исеме биреләчәк. Бу хакта бүген Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендә фәнн -гамәли конфе...

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казан шәһәре ревматология үзәгенә профессор Илдар Салихов исеме биреләчәк. Бу хакта бүген Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендә фәнн -гамәли конференциядә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте. Биредә Казан шәһәре ревматология үзәгенә 25 ел тулу хөрмәтенә "Салихов укулары" конференциясе бара.

"Казан ревматология мәктәбе илдә генә түгел, дөньяда да иң яхшылардан санала. Шамов хастаханәсеннән күп профильле клиникага күчкәч, ул икенче сулыш алды. Бу дөрес карар булган. Ревматология ул-катнаш, катлаулы тармак, ул медицинаның барлык юнәлешләрен колачлый. Шушы вакыт эчендә үзәктә бик күп эшләр башкарылды: яңа технологияләр, заманча дәвалау препаратлары кертелде", - дип белдерде Марат Садыйков. Ул 25 ел элек Казан ревматология мәктәбенә Илдар Салихов нигез салганын, үзәккә аның исемен бирүне игълан итте. 7нче шәһәр хастаханәсе баш табибына бу уңайдан документлар әзерләргә кушты. Зал хәбәрне аягүрә алкышлап хуплады.

Белешмә өчен. Казан һәм республика пациентларына ревматология ярдәме күрсәтү системасы кысаларында, Казан дәүләт медицина университетының 1 нче эчке авырулар кафедрасы мөдире, профессор Илдар Салихов инициативасы белән 1993 елда 1нче шәһәр хастаханәсе каршында Шәһәр ревматология үзәге булдырыла. 2011 елда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш ревматологы Илдар Салихов вафат була.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк