Казан тамашачысы «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен күрәчәк
Апрель башында Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры Казанга гастрольләр белән килә. Спектакльләр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк. Артистлар алт...
Апрель башында Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры Казанга гастрольләр белән килә. Спектакльләр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк. Артистлар алты спектакль алып килә. Шуларның берсе - Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романының сәхнәләштерелүе. Спектакль 4-нче апрельгә планлаштырылган.
Шулай ук Камал театры сәхнәсендә 3-нче апрельдә – «Урал батыр», «Сөясеңме, сөймисеңме», 5-нче апрельдә – «Кесәл ярында», 6-нчы апрельдә – «Агачлар басып үлә», 7-нче апрельдә «Бәхет бәясе» спектакльләре күрсәтеләчәк.
Башкорт драма театры спектакльләре илнең күп шәһәрләрендә күрсәтелә. «Зөләйха күзләрен ача» спектакле аеруча да популяр булып тора. Башкортстанның 100 еллыгы, Башкорт театрының 100 еллыгы кысаларында февраль аенда Мәскәүдә Башдрамтеатр гастрольләре узды инде.
Казанга театр янә июнь башында төрки халыкларның «Нәүрүз» Халыкара театр фестиваленә киләчәк, анда «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итәләр Мәҗит Гафури исемендәге Татар дәүләт драма театры матбугат хезмәте.
Чыганак: kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк