Казан янында мөселманнар һәм христианнар өчен яңа зират ачылачак
(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Быелның җәендә Татарстан башкаласында яңа зират ачылачак, диелә Казан Башкарма комитетының документлар җыентыгында. 86 гектар мәйданны биләгән территориядә мөселманн...
(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Быелның җәендә Татарстан башкаласында яңа зират ачылачак, диелә Казан Башкарма комитетының документлар җыентыгында.
86 гектар мәйданны биләгән территориядә мөселманнарны да, христианнарны да җирләү өчен участоклар булачак. Яңа зират барлыгы 148,5 мең урынга исәпләнгән.
Зиратка бүленгән участок шәһәрдән чыгу юлында, М7 трассасы артында, Питрәч районының Званка авылы янында урнашкан.
Яңа зиратка бюджеттан 265,4 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бюджеттан тыш бүленгән акчаларга биредә мәчет һәм часовня төзү күздә тотыла.
Хәзерге вакытта Казандагы 33 муниципаль зиратның гомуми мәйданы 320,2 гектар тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк