“Казан ярминкәсе” ювелир эшләнмәләр күргәзмәсенә чакыра
“ЮвелирЭкспо.Казан” күргәзмәсендә Россиянең 14 төбәгеннән һәм 30 шәһәреннән зәркән остаханәләре катнаша. 11-15 июльдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге башкала халкын һәм шәһәр кунакларын “ЮвелирЭксп...
“ЮвелирЭкспо.Казан” күргәзмәсендә Россиянең 14 төбәгеннән һәм 30 шәһәреннән зәркән остаханәләре катнаша.
11-15 июльдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге башкала халкын һәм шәһәр кунакларын “ЮвелирЭкспо.Казан” зәркән эшләнмәләр, кыйммәтле, ярым кыйммәтле ташлар һәм аксессуарлар күргәзмәсенә чакыра. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
“ЮвелирЭкспо.Казан” күргәзмәсе "Казан ярминкәсе"нең 3нче һәм 4нче павильоннарында урнашкан. Күргәзмә эшендә Россиянең 14 төбәгеннән һәм 30 шәһәреннән катнашучылар була. Биредә Россиянең танылган һәм мәртәбәле зәркәнчеләре, шулай ук Казаннан зәркән заводы һәм фабрикалары, салон һәм остаханәләре катнаша.
”Jewelry Fashion. Kazan” модалы зәркән бизәнү әйберләрен тамашачыларга тәкъдим итү чарасы күргәзмәне бизәп торачак. Мода күрсәтү чарасының режиссеры - Европа дәрәҗәсендәге дизайнер Надежда Әюпова. Модалы зәркән бизәнү әйберләрен күрсәтү 11 июльдә һәм 13 июльдә булачак.
- Россиянең төрле төбәкләреннән килгән зәркәнчеләр арасында Кострома, Мәскәү, Приволжск, Каспийск, Ростов, Екатеринбург, Якутск, Казан һәм башка шәһәрләрдән катнашучылар булачак.
Фото: Рамиль Гали/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк