Казан яшь тамашачы театры балаларның кышкы каникулларын диңгез маҗаралары белән башлады
Казан яшь тамашачы театры кышкы каникулларның һәр көненә төрле спектакльләр куйган. Каникул спектакльләре парады бүген премьера белән - Дамир Сәлимҗановның «Веселый Роджер» диңгез маҗаралары белән баш...
Казан яшь тамашачы театры кышкы каникулларның һәр көненә төрле спектакльләр куйган. Каникул спектакльләре парады бүген премьера белән - Дамир Сәлимҗановның «Веселый Роджер» диңгез маҗаралары белән башланды. Әсәрне сәхнәгә Илгиз Зәйниев куйган.
Спектакльнең сюжеты буенча үзара сугыша торган ике команда пиратлары – «бүреләр» һәм «мәчеләр» хәзинә эзлиләр. Аларның һәрберсендә картаның яртысы бар. Ике корабль юнгаларының бер-берсенә гашыйк булуы пиратларны берләштерә. Хәзинәне алар бергә табалар.
Спектакль алдыннан фойедагы чыршы янында Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары белән әйлән-бәйлән оештырыла.
Казан яшь тамашачы көндезге спектакльләрне көнгә ике тапкыр күрсәтә. Иртәгә афишада – «Итекле мәче» әкияте нигезендә язылган «Про кота и про любовь» спектакле, 4 гыйнварда «Молодильные яблочки» музыкаль әкияте, 5 гыйнварда «Джельсомино в стране лжецов» маҗаралы мюзиклы, 6 гыйнварда «Кошкин дом» музыкаль әкияте, 7 гыйнварда – «Пингвины».
Каникул көннәрендә 12+ тамгасы белән кичке спектакльләр дә тәкъдим ителә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/02/178194/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк