Казан үзәгендә 2018 елгы Дөнья чемпионатына багышланган сын урнаштырдылар
(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Гузель Гайнанова). Казан үзәгендә 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган сын урнаштырдылар. Үрдәкләр һәм малай сыны “Черек күл” паркы янындагы “Утка...
(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Гузель Гайнанова). Казан үзәгендә 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган сын урнаштырдылар. Үрдәкләр һәм малай сыны “Черек күл” паркы янындагы “Утка в котелке” ресторанына керә торган урынга куелган.
Малай кроссовка, шорты һәм FIFA логотиплы, Russia 2018 дип язылган футболка кигән. “Безнең гасырда Россия өчен Дөнья чемпионаты, мөгаен, бер тапкыр гына туры килер, шуңа күрә бу вакыйганы мәңгеләштерергә карар иттек”, - диде “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә менеджер һәм ресторан идарәчесе урынбасары Никита Гусаров.
Үрдәкләр сыны ресторан исеменә туры килә, дип билгеләп үтте ул.
Аның сүзләренчә, Фәнил Вәлиуллин сыны берничә көн элек ресторанга керү урыны янына куелган. Менеджер сынның бәясен әйтүдән баш тартты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк