Казан үзәгендә бинаны чалмалы кыз, туплы малай һәм келәм сатучылар рәсеме белән бизәгәннәр

Г.Камал урамында 2нче йорттагы мәдәни мирас объекты булмаган тарихи бина диварында масштаблы композиция барлыкка килгән.

Казан үзәгендә бинаны чалмалы кыз, туплы малай һәм келәм сатучылар рәсеме белән бизәгәннәр. Бу турыда башкала мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Г.Камал урамында 2нче йорттагы мәдәни мирас объекты булмаган тарихи бина диварында масштаблы композиция барлыкка килгән. Арт-объект ясау идеясе авторы – Новосибирск рәссамы Василий Каптырев (Ласточкин). Аны ясауга ике атнадан артык вакыт кирәк булган.

Василий Каптырев эшләре казанлыларга Иске Татар бистәсендә кирпеч диварда ясалган рәсем һәм Г.Кутуй урамындагы кыз рәсеме белән таныш.

“Башта Казан көнкүрешен сурәтләргә теләгән идек, ләкин соңрак нәкъ бу урынның көнкүрешен сурәтләргә булдык. 1722 елда, Петр I Казанда булганда, сәүдәгәр Михляев йортында туктала. Ул аңа Петр һәм Павел соборын төзергә вәгъдә итә. Төзелеш вакытында сәүдәгәр бу районга күчә. Күршедә урнашкан хәзерге сквер урынында күл булган, якында гына печән киптерелгән. Сәүдәгәр Михляев бу территорияне Печән мәйданына үзгәрткән", - дип сөйләгән шәһәр дизайны бүлеге җитәкчесе, шәһәрнең баш рәссамы Жанна Белицкая.

Фото:kzn.ru

Татар-Информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
812
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Тагын бер гаилә!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы