Логотип
Хәбәрләр

Казанбаш мәктәбе укучылары агулану буенча тикшерү төгәлләнгән

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков кушуы буенча, Арча районы прокуратурасы Казанбаш мәктәбендә балаларның күпләп агулану очрагы буенча тикшерү...

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков кушуы буенча, Арча районы прокуратурасы Казанбаш мәктәбендә балаларның күпләп агулану очрагы буенча тикшерү үткәргән. Бүген республика прокуратурасы матбугат хезмәте тикшерү тәмамланганын хәбәр итә. Тикшерү хокук саклау органнары һәм Роспотребнадзорның территориаль бүлеге белән берлектә уздырылган. 

10 февраль көнне 32 кеше Арча үзәк район хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Соңрак 4 көн эчендә тагын 14 бала ярдәм сорап килә. 33 кешене Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә салалар. 13 кеше Арча үзәк хастаханәсенең Яңа Кенәр участок хастаханәсендә дәвалана.

Авыручыларның барысына да "Норуолк вирусы тәэсирендә үтә көчле гастроэнтеропатия" диагнозы куела. 

Мәктәп хезмәткәрләре белән сөйләшү барышында, пешекчедә эчәклек эшчәнлеге бозылу билгеләре булган. Ул булмаган вакытта, пешекчене балалар бакчасы пешекчесе алмаштырган. Ризык әзерләүгә җыештыручы да җәлеп ителгән. Соңрак алар да Арча хастаханәсенә госпитализацияләнгән. 

Тикшерү барышында санитар-эпидемиологик таләпләр бозылуы ачыкланган. Укучылар Роспотребнадзорның территориаль бүлеге белән килештерелмәгән 10 көнлек меню буенча тукланган. Омлет әзерләү буенча технологик карта булмаган, ризык әзерләү өчен савыт-саба, җиһазлар җитәрлек түгел. Салкын кабымлыклар әзерләү участогы бактерицид җайланма белән җиһазланмаган, газ плитәсе дә тулысынча төзек түгел. Суыткычта сакланган ит ярымфабрикаты ике тапкыр туңдырылган, продуктта маркировка да булмаган. Бәдрәфтә персонал өчен аерым сөлгеләр булмаган. Ашханә пешекчесе ашказан-эчәклек эшчәнлеге бозылуын белә торып, мәктәп җитәкчелегенә хәбәр итмәгән.

Роспотребнадзорның территориаль бүлеге Казанбаш мәктәбе директоры, хуҗалык эшләре мөдире, пешекче һәм азык-төлек блогы хезмәткәренә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзегән. Арча районы суды штрафка тарткан. Пешекче һәм хуҗалык эшләре мөдиренә 5 мең сум, азык-төлек блогы хезмәткәренә 1 мең сум штраф салынган.

Казанбаш мәктәбе азык-төлек блогы эшчәнлеге 30 тәүлеккә туктатылган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура Арча районы Башкарма комитеты җитәкчесе исеменә, ачыкланган хилафлыкларны төзәтү һәм гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә биргән. Арча районы Мәгариф идарәсе башлыгы дисциплинар җаваплылыкка җәлеп ителгән - аңа шелтә белдерелгән. Казанбаш мәктәбе директоры үз теләге белән эшеннән киткән.

"Татар-информ" Арчада балаларның агулануын ата-аналарына кизү дип аңлатканнар, дип хәбәр иткән иде.

татар-информ

Фото: Гөлнар Гарифуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк