Логотип
Хәбәрләр

Казанда Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакировка һәйкәл куелачак

Габдулла Тукай исемендәге Татар филармониясенең 89 нчы сезоны ачылуга багышланган матбугат конференциясендә филармония директоры Кадыйм Нуруллин шушы яңалыкны җиткерде.

Илһам Шакировка һәйкәл «Пирамида» концертлар залы каршында скверда урнашачак. Ул скверга Илһам Шакиров исеме бирелгән иде инде. 

Әлфия Авзаловага һәйкәл Филармония янындагы скверда урын алачак. Бу скверны халык телендә күптән Филармониянеке дип йөртәләр иде. Быелның языннан ул рәсми рәвештә «Филармония скверы» булып исәпләнә. 

Ике һәйкәл дә алдан игълан ителгән бәйге нәтиҗәсендә сайлап алыначак. 

 

Фото ачык чыганаклардан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021