Казанда алтын медаль алучы укучылар саны арткан
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Казанда медальгә дәгъва итүче чыгарылыш сыйныф укучылары саны, узган ел белән чагыштырганда, 8,5 процентка арткан. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә шә...
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Казанда медальгә дәгъва итүче чыгарылыш сыйныф укучылары саны, узган ел белән чагыштырганда, 8,5 процентка арткан. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов әйтте.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, бишлеләр генә булган аттестатны Татарстан башкаласының 593 чыгарылыш сыйныф укучысы алачак. Шулардан 322 укучыга республика медальләре тапшырылачак.
Медальне барлык фәннәрдән ярты еллык һәм еллык билгеләре “бишле” булган һәм бердәм дәүләт имтиханы буенча баллары 75тән дә түбән булмаган чыгарылыш сыйныф укучыларына тапшырачаклар. “Отличник” аттестаты югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар бирә.
- Быел бердәм дәләт имтиханын тапшыру өчен 11нче сыйныф укучыларының күпчелеге җәмгыять белемен (42,3 процент), физиканы (25,1 процент), биологияне (18,2 процент), химияне (14,5 процент) һәм тарихны (12,6 процент) сайлаган.
"Алдагы ел белән чагыштырганда, информатиканы сайлаучылар саны артты. Әлеге предметны өйрәнүгә кызыксыну информатизация өлкәсендәге һөнәрләргә ихтыяҗ булу белән бәйле”, — дип билгеләп үтте Һидиятов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк