Казанда ана капиталына 250 меңенче сертификат тапшырылды
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”, Анна Тарлецкая). Казанда кичә ана капиталына 250 меңенче сертификат тапшырылды. Юбилей сертификатына Александр һәм Лилия Әхмәтшиннар гаиләсе ия булды. Алар тантаналы ча...
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”, Анна Тарлецкая). Казанда кичә ана капиталына 250 меңенче сертификат тапшырылды. Юбилей сертификатына Александр һәм Лилия Әхмәтшиннар гаиләсе ия булды. Алар тантаналы чарага ике уллары – 3 яшьлек Матвей һәм 1,5 яшьлек Владислав белән килгәннәр иде.
Тантаналы чара М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Балаларны яклау көненә багышланган “Бәхетле балачак” фестивале гала-концерты вакытында булды.
Әхмәтшиннар гаиләсенә сертификатны Татарстан Премьер-министры Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Ныклы гаилә” партия проектының төбәк координаторы Татьяна Ларионова тапшырды.
Аннары концерт татар һәм рус халык биюләре, шулай ук хореографик номерлар белән дәвам итте.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегендә билгеләп үтүләренчә, бүгенгә статистика буенча ана капиталын торак шартларын яхшыртуга сарыф итү юнәлеше популяр булып кала, андый гаиләләр 90 процент тәшкил итә. Ана капиталына дәүләт сертификатлары 2021 елның 31 декабренә кадәр туган балаларга бирелә, аны куллану вакыты чикләнмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк