Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре бу шимбәдә 10 урында булачак
(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Шимбә, 14 апрельдә, Казан шәһәренең 10 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре булачак. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат үзәг...
(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Шимбә, 14 апрельдә, Казан шәһәренең 10 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре булачак. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә..
Ярминкәләр түбәндәге мәйданчыкларда оештырыла:
- Совет районында: «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ (Аграрный ур., 2, ярминкә мәйданчыгы һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә);
- Яңа Савин районында: «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а);
- Авиатөзелеш районында: «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27);
- Мәскәү районында: Энергетиклар һәм Шамил Усманов урамнары ягыннан Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта;
- Киров районында: «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский ур., 152/2) һәм Юдино поселогында (Юдино пос., Ильич ур., 1);
- Вахитов районында: Достоевский урамы буенча Чехов базары артындагы парковка мәйданчыгында (Чехов ур., 2) һәм Кәрим Тинчурин ис. сквер каршында (Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә);
- Идел буе районында: «Чулпан» мәдәни үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 48а).
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре шулай ук Чаллыда Габдулла Тукай яр буе урамында (“Төзүче” стадионы) һәм Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
Комментарий юк