Логотип
Хәбәрләр

Казанда авыру балаларның көнкүрешенә багышланган түгәрәк өстәл уза

  10 июльдә Коммерцияле булмаган оешмалар йортында балалар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча фикер алышына. (Казан, 9 июль, “Татар-информ”). 10 июль көнне Казанның Коммерцияле булмаган ое...

 
10 июльдә Коммерцияле булмаган оешмалар йортында балалар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча фикер алышына.

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). 10 июль көнне Казанның Коммерцияле булмаган оешмалар йортында "Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның гаиләләренә күпьяклы ярдәм. Проблемалар һәм чишү юллары" дигән темага түгәрәк өстәл утырышы узачак. Казанда авыру балалар һәм аларның гаиләләрендәге көнкүреш мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җыелышны "Зәкят" Хәйрия фонды һәм Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте үткәрә. Очрашу барышында авыру балаларның тормыш-көнкүреш сыйфатларын яхшырту һәм тәрбия кылучы гаиләләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралачак. Түгәрәк өстәл эшендә җирле хакимият вәкилләре, хәйрия фондлары, ата-аналар катнашачак.

Авыру балаларга ярдәм күрсәтү "Зәкят" хәйрия фондының өстенлекле эш юнәлеше булып тора. Махсус программа кысаларында 2016 елда 39 балага дәвалану өчен курсларга акча күчерелде, 2017 елда ярдәм күрсәтелгән балаларның саны 57гә җитте. Быел алты ай эчендә матди ярдәм 34 балага күрсәтелде.

Утырыш Казанның Коммерцияле булмаган оешмалар йортында (НКО, 8 Март урамы, 18 йорт.) узачак. Башлана 14.00 сәгатьтә, дип хәбәр ителә, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.

Фото: pixabay.com

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк