Казанда Бөек Ватан сугышы геройлары исемен йөрткән урамнарда яңалык көтелә
Җиңү көненә шәһәрдә һәйкәлләр, стелалар һәм хәрбиләр күмелгән урыннарны тәртипкә китерәчәкләр. (Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Казанда Бөек Ватан сугышы геройлары исемен йөрткән урамнарны тәртипк...
Җиңү көненә шәһәрдә һәйкәлләр, стелалар һәм хәрбиләр күмелгән урыннарны тәртипкә китерәчәкләр.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Казанда Бөек Ватан сугышы геройлары исемен йөрткән урамнарны тәртипкә китерәчәкләр. Бүген Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
Аерым алганда, Олег Кошевой, Гадел Кутуй, Ватутин, Бичурин, Маршал Чуйков һәм Симонов урамнарындагы тротуарларның асфальт-бетон өслеген яңартачаклар.
Моннан тыш, ел саен Казанда гомумшәһәр өмәләре кысаларында һәйкәлләр, стелалар һәм хәрбиләр күмелгән урыннар чистартыла һәм тәртипкә китерелә, диде докладчы. Әйтик, студентлар «Самосырово», «Дәрвишләр бистәсе» һәм «Царицыно» зиратларындагы хәрбиләр җирләнгән каберләрне тәртиптә тотуга юнәлдерелгән «Яшә һәм исеңдә тот» дигән акциядә катнаша.
«Мемориаллар һәм Җиңү паркындагы музейга аерым игътибар бирелә. Мисал өчен, бүген бу эшкә Совет районы мәктәпләрендә укучылар да кушылды», - дип искәртте Азат Абзалов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк