Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Быел безнең якташлар - режиссерлар Әмир Әскаров белән Байбулат Батуллин Мәскәүдә сайлап алу юлы белән фестиваль программасына эләккәннәр. Казан, 21 июль, “Татар-информ”). 25 һәм 26 июльдә Горький пар...
Быел безнең якташлар - режиссерлар Әмир Әскаров белән Байбулат Батуллин Мәскәүдә сайлап алу юлы белән фестиваль программасына эләккәннәр.
Казан, 21 июль, “Татар-информ”). 25 һәм 26 июльдә Горький паркында III Бөтендөнья урам киносы фестивале узачак. Конкурста яшь һәм перспективалы Татарстан режиссерларының ике фильмы катнашачак, дип хәбәр ителә оештыручыларның “Вконтакте” социаль челтәрендә.
Владивосток – Сан-Франциско турын оештыручылар командасы бөтен Россиядән иң яхшы кыска фильмнарны тәкъдим итү өчен Казанга киләчәк.
Быел безнең якташлар - режиссерлар Әмир Әскаров белән Байбулат Батуллин Мәскәүдә сайлап алу юлы белән фестиваль программасына эләккәннәр. Байбулат Батуллин күп кенә фестивальләрдә үзен күрсәтте, ә аның “Половинки "фильмы гран-прига дәгъва итә ала. Ул 25 июльдә узачак конкурс программасында тәкъдим ителәчәк.
26 июльдә тамашачылар сценарий язучы, оператор һәм актер сыйфатында танылган Әмир Әскаровның “Солнечный ветер” фильмын күрә алачак. Бу кинотасма режиссерның дебюты булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк