Логотип
Хәбәрләр

Казанда башлангыч сыйныф укучылары арасында “Без булдырабыз” олимпиадасы узды

(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 12-13 май көннәрендә Казанның “Сәләтле балалар үзәге”ндә 1-4 сыйныф укучылары арасында татар тел белеме буенча Марат Әхмәтшин исемендәге шәһәрара “Бе...

(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 12-13 май көннәрендә Казанның “Сәләтле балалар үзәге”ндә 1-4 сыйныф укучылары арасында татар тел белеме буенча Марат Әхмәтшин исемендәге шәһәрара “Без булдырабыз!” олимпиадасы үтте. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Галимҗан Ибраһимов исемендәге “Тел, әдәбият һәм сәнгать” институтының баш фәнни хезмәткәре, филология фəннəре докторы Илсөяр Закирова хәбәр итте.

Илсөяр Закирова сүзләренә караганда, “Без булдырабыз” олимпиадасы барлыгы ике этаптан торган. “Язма этапта сораулардан торган тест биремнәре тупланды, сөйләм этабында исә һәр катнашучыга биш минут дәвамында үзе сайлап алган теманы сөйләргә мөмкинчелек тудырылды. Тест биремнәре татар телен белү дәрәҗәсенә карап, татар укучылары һәм рус укучыларына бүлеп бирелде.

Әйтик, рус төркемендәге катнашучылар башта татар телендә үзләре турында сөйләде, җәйге спорт төрләренең берсен сайлап алып, аның турында әйтеп китте. Л.Толстойның кайсы әсәрләрен яратып укыганнары һәм иң яраткан китаплары турында хәбәр әзерләде. Татар төркемендәге балалар шулай ук үзләре хакында сөйләп китте, моннан тыш, сәламәт яшәү рәвеше, спорт темаларына үз фикерләрен белдерде. Бер татар шагыйренең әсәрен сәнгатьле сөйләп, яхшылык, игелеклек, ярдәмчел булу сыйфатларына мөнәсәбәтләрен белдерде,“Казан китапханәләре” темасына хикәя язды. Гомумән, Казан шәһәренең “Сәләтле балалар үзәге”ндә бик сыйфатлы чаралар уза”, – диде ул.

Олимпиаданың максаты – шәхеснең гуманистик, дөньяви күзаллавын, милли үзаңын, гражданлык позициясен формалаштыру, патриотизм хисен, татар теленә һәм әдәбиятына, туган якның мәдәни кыйммәтләренә мәхәббәт һәм хөрмәт уяту. 

Казан шәһәренең “Сәләтле балалар үзәге” директоры Асия Рәхмәтуллина сүзләренчә, олимпиадага Марат Әхмәтшин исеме әле узган елда гына бирелгән. “Мин Марат Әхмәтшинның мемориаль тактасы ачылышына чакырулы булдым. Шул вакытта Геройның әти-әнисеннән олимпиадага рәсми рәвештә исем бирү өчен рөхсәт сорадым. Алар, әлбәттә, риза булды”, – диде ул.

  • Марат Әхмәтшин – Россия офицеры, Сириядәге хәрби хәрәкәтләр катнашучысы, Россия Федерациясе Герое (2016).
  • Марат Әхмәтшин 1980 елның 27 июнендә Камчатка өлкәсенең Елизово шәһәрендә хәрбиләр гаиләсендә туа. 1997 елда Казан шәһәренең 113 урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлый, соңрак Казанның югары артиллерия-команда училищесына укырга керә. 2016 елның язында Сириянең Гарәп Республикасына Россиянең хәрби контингенты составында командировкага бара. 2016 елның 3 июнендә Пальмира шәһәре районында ИГИЛ хәрбиләренең сугыш хәрәкәтләре вакытында күпсанлы яралар алып, госпитальдә вафат була. Марат Әхмәтшин 2016 елның 6 июнендә Лаеш районының Атабай авылында җирләнә.
  • РФ Президенты Указы нигезендә Марат Әхмәтшинга, махсус биремнәрне үтәгәндә каһарманлык һәм батырлык өчен, Россия Федерациясе Герое исеме бирелә. 2016 елның 31 августында Казан Кремлендә геройның гаиләсенә “Алтын Йолдыз” медале тапшырыла. Казан шәһәренең Яңа Савин районы 113 аерым предметларны тирәнтен өйрәнү мәктәбе Герой Марат Әхмәтшин исемен йөртә.

“Балаларның һәркайсы татар милли киемнәреннән килде, төрле музыка уен коралларында да уйнады, җырладылар да. Хәтта “Инженерлык үзәк лицее” укучысы Әмирә Нәбиуллина “Яшәсен туган телем” дип аталган шигыремне сөйләп, миңа көтелмәгән бүләк ясады. Чара, дөрестән дә, бик күңелле узды”, - дип белдерде Асия Рәхмәтуллина.

Балалар үзәге директоры җиңүчеләрне өч атнадан соң билгеләүләрен әйтте. Аларны www.odkzn.ru сайтыннан карарга мөмкин булачак. Җиңү яулаган балаларга - Дипломнар, катнашучыларга һәм әзерләгән укытучыларга сертификатлар тапшырылачак.

“Өч элек тест формасында үткәрелә башлаган “Без булдырабыз” олимпиадасы бүген бәйрәм дәрәҗәсендә иҗади күренеш алды. Катнашучыларның битараф булмаулары, аларның теләп килүләре зур әһәмияткә ия. Һәр катнашкан кешегә рәхмәтемне җиткерәм”, – дип йомгаклады сүзен Асия Рәхмәтуллина.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк