Казанда быелгы җәйдә иң популяр профессияләр билгеле
Worki персонал сайлау сервисы җәен һәм ел дәвамында кайсы һөнәрләргә ихтыяҗ иң зур булуын ачыклаган. Сатучы-кассир һөнәре җиде шәһәрдә (Санкт-Петербург, Краснодар, Казан, Новосибирск, Уфа, Екатеринбу...
Worki персонал сайлау сервисы җәен һәм ел дәвамында кайсы һөнәрләргә ихтыяҗ иң зур булуын ачыклаган.
Сатучы-кассир һөнәре җиде шәһәрдә (Санкт-Петербург, Краснодар, Казан, Новосибирск, Уфа, Екатеринбург һәм Воронеж) ачык вакансияләр саны буенча абсолют рекордчы дип табылган. Ул икенче баскычны биләгән сатучы-консультант профессиясеннән бер ярым тапкыр популяррак.
Зур шәһәрләрдә ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр бишлегенә шулай ук машина йөртүче, сатулар буенча менеджер һәм җыештыручы керә. Шул ук вакытта, машина йөртүчеләр (47-60 мең сум) һәм сату буенча менеджерлар (42-60 мең сум) иң зур хезмәт хакы ала.
Казанда ел дәвамында сатучы-кассир, сатучы-консультант, сатулар буенча менеджер, администратор һәм җыештыручы иң популяр профессияләр булган. Шул ук вакытта, эш бирүчеләр май аеннан августка кадәр сатучы-консультант, аш пешерүче, кассир, официант һәм менеджерлар эзли – аларга ихтыяҗ 42-47 процент тәшкил итә. Сатучы рекрутерларга уртача алганда – 28 270, кассирларга – 14 500, официантларга — 20 790, сату буенча менеджерларга 46 920 сум күләмендә хезмәт хакы тәкъдим итәләр.
Фото: Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк