Логотип
Хәбәрләр

Казанда “Чәчәк фестивалендә” катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март). Казанда гадәт буенча “Әкият” курчак театры территориясендә үтә торган “Чәчәк фестивалендә” катнашу өчен гаризала кабул ителә башлады. Фестивальгә проектлаштыру һәм...

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март). Казанда гадәт буенча “Әкият” курчак театры территориясендә үтә торган “Чәчәк фестивалендә” катнашу өчен гаризала кабул ителә башлады. Фестивальгә проектлаштыру һәм ландшафт дизайны өлкәләрендә эшли торган милек формасының барлык төрләре аша теркәлгән профессиональ коллективлар һәм физик затлар кушыла ала. Фестиваль турындагы положение Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2018 елның 22-нче мартында чыккан Дкументлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылды.

Бәйге берничә номинациядә үтә: “Вертикаль флористик композицияләр”, “Күләмле композицияләр”, “Су композицияләре”, “Кече бакча”. Шулай ук “Тамашачылар симпатиясе” номинациясе дә каралган, анда җиңүчеләр казанлылар һәм шәһәребез кунакларының сайтта тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.

Исемлеккә керү өчен катнашырга теләүчеләргә Башкарма комитетның Тышкы төзекләндерү комитетына гариза бирергә кирәк, гаризада проект эскизы, кулланылачак материаллар күрсәтелергә тиеш. Проект эскизын А4 форматыннан кечкенә булмаган кәгазь һәм электрон мәгълүмат йөртүчеләрдә тапшырырга кирәк. Проект бәйге темасына һәм сайланган номинациягә туры килергә тиеш. Моннан кала, эшләнгән проект эскизын гамәлгә ашыру өчен бәйге мәйданчыгында 100 кв.метрдан кечкенә булмаган участок сайларга кирәк.

Катнашучылар геопластика, газон, чәчәклекләр, терәп тора торган диварлар, декоратив таш түшәү, яктырткычлар, декоратив композицияләр, кече архитектур формалар һ.б. шуның кебек материаллар куллана алалар.

Гаризалар Казан, 420015, Театр ур., 13 адресы буенча кабул ителә.

Катнашучылар әзер композицияләрне 25 майга кадәр тәкъдим итәргә тиеш, шуннан соң фестиваль мәйданчыгы ачылачак. “Чәчәк фестиваленең” нәтиҗәләре көзен Казан Ратушасында чыгарылачак.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк