Казанда чемпионат вакытында Татарстанның симфоник оркестры милли әсәрләр уйнамаячак
(Казан, 16 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасы симфоник оркестры Казанда Футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары үткән вакытта бер милли әсәр дә уйнамаячак. Моны Симфоник о...
(Казан, 16 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасы симфоник оркестры Казанда Футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары үткән вакытта бер милли әсәр дә уйнамаячак. Моны Симфоник оркестрның сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский чемпионат вакытында С.Рахманинов исемендәге “Белая сирень” фестивале үткәрелү белән бәйләп аңлата.
“Бу фестивальдә милли әсәрләр уйналу каралмаган. Милли әсәрләр өчен без “Мирас” фестивален үткәрәбез”, - дип аңлатты Александр Сладковский фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә.
Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында С.Рахманинов исемендәге “Белая сирень” фестиваленә багышланган матбугат конференциясе үтте. Матбугат чарасының спикеры Александр Сладковский журналистларга фестиваль программасы турында тулы мәгълүмат бирде.
Концертлар Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында 2, 16, 23, 30 июнь һәм 7 июль көннәрендә үтәчәк. Программада – С.Рахманинов, Дм.Шостакович, Дж.Гершвин, Ф.Мендельсон, Н.Римский-Корсаковский, Р.Щедрин, С.Прокофьев һәм башка әсәрләр.
“Мин моннан сигез ел элек Казанга килгәндә безнең иҗади яктан нәрсәгә сәләтле икәнелегебезне күрсәтә торган инструмент кирәк һәм оркестр шул инструмент буласын белдем. Хәзер, күрәсезме, азмы-күпме әһәмиятле бер генә чара да оркестрдан башка узмый”, - диде Александр Сладковский оркестрның формада булуы һәм камил иҗат итүен ассызыклап.
Ә инде фестивальгә килгәндә, чемпионат вакытында “Белая сирень” фестивале үткәрелгәнгә күрә, милли әсәрләр булырга тиеш түгел, дип саный сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер. Моны ул формат башка булу белән аңлата.
“Әйткән булсалар, без чемпионат вакытында Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” фестивален уздырыр идек һәм анда татар композиторлары әсәрләре яңгырар иде”, - ди ул. Александр Сладковский фестиваль концепциясе рус классик музыкасы икәнлеген ассызыклады. "Сез миңа десертка винегрет бирергә тәкъдим итәсез? Десертка - винегрет?" - дип гаҗәпләнде ул "Татар-информ" хәбәрчесенең милли әсәрләр турындагы соравына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк