Казанда Чемпионатның мәдәни программасы 45 млн сумга төшә - мәдәният министры урынбасары
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда футбол буенча Дөнья чемпионатының мәдәни программасы өчен 45 млн сум акча каралган. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат кон...
(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда футбол буенча Дөнья чемпионатының мәдәни программасы өчен 45 млн сум акча каралган. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, бу акчаның 5 млн сумы – Мәдәният министрлыгы акчалары, калган 40 млн сумы Татарстанның Министрлар Кабинеты фәрманы белән бүлеп бирелгән. “Бездә өч чыганак бар. Беренчесе – учреждениеләрнең үз бюджеты, барлык театрлар сезонны үз хисабына озайта. Икенчесе – Мәдәният министрлыгы бюджеты. Безнең мәдәни чараларга 5 млн сум тирәсе акча каралган. Билгеле, халыкара танылган хедлайнерлар бушлай җырламаячак бит. Татарстан Министрлар Кабинеты фәрманы нигезендә, Мәдәният министрлыгына өстәмә рәвештә мәдәни программа өчен 40 млн сум акча бүлеп бирелде”, - дип белдерде Эльвира Камалова.
Мәдәният министрының беренче урынбасары акчаның күпчелек өлеше зур йолдызларга гонорар түләү өчен тотылачагын әйтте.
Эльвира Камалова футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Казанда узачак мәдәни чаралар турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Барлыгы 90 мәдәни чара узачагын әйтте. “Безнең өчен төрле стиль, төрле юнәлешләрне, жанрларның күптөрлелеген күрсәтү мөһим”, - диде. Мәдәни программага концертлар, спектакльләр, күргәзмәләр һәм кинотамашалар кертелгән.
- Чемпионат кунаклары өчен 30 концерт программасы, шул исәптән татар альтернатив музыкасы тарафдарлары чыгышлары, 7 музыкаль фестиваль, Казанның 4 театрында 33 спектакль, 10 яңа күргәзмә проекты һәм 12 даими эшләүче күргәзмә, ике мәйданчыкта open air форматында 12 кинотамаша әзерләнә.
- Футбол буенча Дөнья чемпионаты Россиядә 14 июньнән 15 июльгә кадәр була. Казанда турнирның алты матчы узачак: Kazan-Arena стадионында Франция - Австралия, Испания - Иран, Польша - Колумбия һәм Германия - Южная Корея төркем этабы матчлары була. Шулай ук Татарстан башкаласында финалның сигездән бер матчы һәм бер чирек финал матчы була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк