Казанда чыршы базарлары эшли башлады
Казанның барлык районнарында чыршы базарлары эшли башлады. Шәһәр территориясендә Яңа ел агачларын сату буенча барлыгы 15 урын әзерләнгән. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә кулланучылар базар...
Казанның барлык районнарында чыршы базарлары эшли башлады. Шәһәр территориясендә Яңа ел агачларын сату буенча барлыгы 15 урын әзерләнгән. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылянов хәбәр итте. Чыршы бәясе 300 сумнан 1000 сумга кадәр булачак. Чыршы базарларында тәкъдим ителгән барлык агачлар махсус питомникларда үстерелгән һәм аларның тиешле документлары бар.
Авиатөзелеш районында сәүдә ноктасы Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Дементьев урамы буенча 7 нче йорт янында урнашачак. Вахитов районында-Чехов урамы, 2нче йорт янында. Киров районында Батыршин урамындагы 20-нче номерлы йорт янында. Мәскәү районында Восстание урамы буенча 83-нче йорт янында. Яңа Савин районында-Адоратский урамы һәм Ямашев проспекты киселешендә, Академик Лаврентьев урамы буенча 10 нчы йорт янында. Идел буе районында-Җиңү проспекты буенча, Фучик урамы №50а һәм 56 йортлар янында, 72 һәм Рихард Зорге урамы буенча 66 һәм 75 йортлар янында. Совет районында-Липатов урамы 7 номерлы йорт янында, Зәкиев урамы буенча 12-нче номерлы йорт янында һәм Фучик һәм Ломжа урамнары киселешендә булачак.
Автор: Александра Иванова
Фото: kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк