Казанда дүртенче тапкыр Чәчәк фестивале үткәрелә
Бүген Казанда Чәчәк фестивале ачыла. Төрле ландшафт компанияләре, питомниклар тарафыннан әзерләнгән уникаль композицияләрне, башка еллардагы кебек үк, «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда урнашты...
Бүген Казанда Чәчәк фестивале ачыла. Төрле ландшафт компанияләре, питомниклар тарафыннан әзерләнгән уникаль композицияләрне, башка еллардагы кебек үк, «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда урнаштырачаклар.
Фестиваль кунаклары, күңелләренә хуш килгән композициягә тавыш биреп, мәйданны бизәп торган иң матур чәчәкне сайлап алу мөмкинлегенә ия.
Чәчәк фестивале Казанда инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Октябрь аенда бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләрне сайлап алачаклар.
Җәй дәвамында фестиваль мәйданында «Чәчәкле Казанда мәдәни чәршәмбе» проекты гамәлгә ашырылачак. Аның кысаларында төрле мастер-класслар, концертлар, шигырь кичәләре, шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашулар, букроссинг һ.б. чаралар үткәрү күздә тотыла.
Беренче «мәдәни чәршәмбе» 27 июньдә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк