Казанда давыл нәтиҗәләре юк ителә
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Казанда 30 майда үткән давыл Аккош урман-паркында меңләгән агач аударды, Ш.Тарпищев ис. теннис академиясенең гөмбәзен каерды. Шәһәрдә урам-юл челтәре буенда, ишегалларында, мәгариф учреждениеләре терр...
Казанда 30 майда үткән давыл Аккош урман-паркында меңләгән агач аударды, Ш.Тарпищев ис. теннис академиясенең гөмбәзен каерды. Шәһәрдә урам-юл челтәре буенда, ишегалларында, мәгариф учреждениеләре территорияләрендә үсә торган агачлар, йортлар түбәләре һәм автомобильләр зыян күрде. Эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин бу атнада давыл нәтиҗәләрен юк итеп бетерергә кушты.
Аккош урман-паркында меңләгән агач ауганын Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, урам-юл челтәре буенда үскән 32 агач сынган һәм ауган, бу, үз чиратында, Большая, Кызыл Армия, Урицкий урамнарында хәрәкәт итүне кыенлаштырган. Шәһәр хезмәтләрне юлны максималь рәвештә чистарткан. Торак йортлар территорияләрендә 100-дән артык агач ауган, 18 йортта милеккә зыян килгән, шуларның 14-се Киров районында урнашкан. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, 21 агач мәгариф учреждениеләре территориясендә, 9 агач паркларда һәм скверларда ауган.
Көчле җил Ш.Тарпищев ис. теннис академиясенең гөмбәзен каерган. 11 прожекторга зыян килгән. Зыян суммасы – 1 млн сумнан артык, дип билгеләп үтте Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 41 эре агач авуы 3 бина түбәсенә, 2 бина фасадына һәм 13 автомобильгә зыян салган. Икенче көнне үк зыян күргән урыннар тәртипкә китерелде, диде районнар администрациясе башлыгы Т.Алибаев. Ул билгеләп үткәнчә, идарә итүче компанияләр бу максталарга 200 меңнән артык сум тоткан.
Вахитов һәм Идел буе районнарында 39 агач ауган һәм тукталыш павильоннарына зыян килгән. Каенлыкта, Сабантуй уздыру мәйданчыгында, 45 агач ауган. 24 гомуми белем бирү учреждениесендә шулай ук агачлар ауган, икесендә коймалар сынган. Сәет-Галиев, Бертуган Касыймовлар урамнарында сәүдә объектлары өлешчә зыян күргән. Моннан кала, көчле җил Назарбаев урамының 35 һәм Кремль урамының 23 номерлы йортларының түбәләрен каерган. “Хәзерге вакытта агачлар киселгән, алар чыгарыла, ике түбәдә сипләү эшләре бара”, - диде районнар администрациясе башлыгы Андрей Лобов.
Совет районында да сынган агачларның күпчелеге чыгарылган. Биредә 30 майда 110 агач ауган. Бер бинаның түбәсенә зыян килгән.
Шәһәр башлыгы нәтиҗәләрне юк итү буенча эшләрне тизләтергә чакырды. “Шәһәр футбол буенча дөнья чемпионатына тулысынча әзер булырга тиеш”, - диде И.Метшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк