Логотип
Хәбәрләр

Казанда этно стильдәге костюмнар конкурсы төгәлләнде

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов этно стильдә эшләүче дизайнерларны Казанга җыйды – әмма үзе аларны видео аша гына...

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов этно стильдә эшләүче дизайнерларны Казанга җыйды – әмма үзе аларны видео аша гына сәламләде. Бүген “Корстон” үзәгенең Пушкин залында “Этнодар” яшь дизайнерлар регионара конкурсының финалы үтте.

“Барыгызны да Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты һәм Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе исеменнән әлеге матур конкурста сәламлим. Елдан ел конкурста катнашучылар арта бара. Йөздән артык гариза килгән. Бу күрсәткечләр конкурсның киләчәге булуын күрсәтеп тора”, - диде Илдар Гыйльметдинов экран аша.

Оештыручылар Россиянең 35 төбәгеннән 120 гариза керүен әйтәләр. Алар арасыннан 36 коллекция сайлап алынган һәм тамашачылар шушы коллекцияләрне тамаша кылдылар. Дизайнерлар Россия халыкларның этник мотивларын кулланып заманча костюмнар иҗат иткәннәр иде.

Коллекцияләр Көндәлек костюм, Бәйрәм костюмы, Заманча татар костюмы, Спорт һәм ял костюмы, Костюм-фэнтези номинацияләренә бүленделәр. Жюри рәисе – “Мисс Татарстана” иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова иде.

“Этнодар” конкурсы Россия Президенты фонды грантына үткәрелә.

Финалга чыккан 36 коллекция арасында Татарстаннан тыш, Башкортстан, Удмуртия, Чувашстан, Бурятия, Ставрополь дизайнерлары бар иде. Татарстаннан Алсу Борһанова “Туган як моңнары”, Резеда Хәсәнова “Асыльяр”, Альбина Әхмәтова “Нечкәбил” коллекцияләрен тәкъдим итте.

“Бу конкурсны бик кирәкле дип уйлыйм. Илдар Ирекович бик дөрес тоемлаган, дөрес башлаган аны, - диде тантана кунагы Татарстан Дәүләт Советы депутаты һәм Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов. – Конкурска күпме төбәктән килгәннәр. Күпме идея! Кулланырга кирәк!”

Ирек Шәрипов үзе эшләгән колективтагы һәр кешенең милли киеме, милли аксессуары булуын ассызыклый. “Кемдәдер алкалар, кемдәдер читек, кемдәдер изү. Мин кызыксыну булуын күрәм. Минем махсус тегелгән милли костюмым бар, - ди ул. - Бу уңышлы конкурсны зуррак мәйданга чыгарырга кирәк. Моның башында Татарларның милли-мәдәни автономиясе тору белән горурланырга кирәк. Без моны аз файдаланабыз. Күбрәк эшләргә кирәк. Монда бүген киеп йөрерлек өч-дүрт коллекция бар”.

Конкурсларны Ирек Шәрипов “язгы чәчү” дип атады. “Ә чәчелгән орлыкның барысы да шытып чыкмый. Чәчмәсәң бөтенләй чыкмый, - диде ул. – Чәчәбез – дөрес эшлибез. Үсеш бар”.

Шулай да Ирек Шәрипов милли компонентның азрак булуын таныды. “Әмма безнең Татарстан дизайнерлары тагын да үссен өчен бу конкурсның Россия күләмендә булуы әһәмиятле”, - дип ассызыклады ул.

Жюри әгъзасы, Татарстан Җыр һәм бию ансамбле баш хореографы Раилә Гарипова яшьләребезгә гарәп киеменнән бигрәк үз милли киемнәребезгә өстенлек бирергә киңәш итте. “Нинди матур бит безнең киемнәребез!” – диде ул җиңүчеләрне бүләкләгәндә.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк