Казанда Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе узачак

2018 елның 9 февралендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге  Дәүләт  премияләре  лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, «Халыклар дуслыгы» Ордены кавалеры Фәнис  Яруллинның  тууына 80 ел тулуга багышланган тантаналы кичә була.

Оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Татарстанның Баулы муниципаль районы.

Кичәдә язучылар, җәмәгать эшлеклелеләре, театр, эстрада артистлары, шагыйрьнең якташлары катнаша.

Фәнис Яруллин әсәрләрен, аның щигырьләренә язылган җырларны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфи; Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Асаф Вәлиев; Татарстанның атказанган артистлары Рәсим Низамов, Илфат Камалиев;  Гөлнара Тимерҗанова, Лилия Хәйруллина,ИлГәрәй,Чулпан Йосыпова, Саҗидә Әхмәтҗанова, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары, шагыйрьнең якташлары – Баулы районы сәхнә осталары башкара.

Алып баручылар – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт Драма һәм Комедия  театры артистлары, Муса Җәлил премиясе лауреатлары Артем Пискунов һәм Резеда Сәлахова.Сценарий авторы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Индус Сирматов.Режиссер – Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин.

 

mincult.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
725
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Мин Ришатны яратам"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
119
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
519
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
542
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
520
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1014
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы