Казанда федераль Сабан туе кайчан узачагы билгеле булды

(Казан, 7 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2020 елда федераль Сабан туе Казанда узачак. Бу хакта бүген Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы президиумы утырышында билгеле булды.

“2020 елда ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә федераль Сабан туен Казанда уздарачакбыз”, - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары – Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Ул быел 7 июльдә федераль Сабан туе Чабаксарда, 14 июльдә Бөтенроссия авыл сабан туе Курган өлкәсендә узачагын искәртте. “Сабан туе матур узарга тиеш. Җәйнең уртасы, бик матур итеп әзерләнеп үткәрергә кирәк. Безнең Президент та, Чабаксарның башлыгы да бу карарны хуплап кабул иттеләр”, - диде.

Самара өлкәсенең “Дуслык” иҗади иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев 2019 елда Бөтенроссия Сабан туен Самара өлкәсе Камышлы районында уздырырга тәкъдим итте. Васил Шәйхразиев бу тәкъдимнең исәпкә алыначагын әйтте. Ул, шулай ук, әле Уфада да федераль Сабан туе уздырылганы булмаганын билгеләп узды.

татар-информ

Фото: Регина Хабибуллина

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
530
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хаҗга юллама бүләк ителә!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
183
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
576
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
596
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
569
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1065
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы