Хәбәрләр
Казанда Г.Кәриев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының яңартылган бинасы ачылды
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Казанда Г.Кәриев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының яңартылган бинасы ачылды. Театр элеккеге “Победа” кинотеатры, шулай ук Офицерлар йорты буларак билгеле булган реконструкцияләнгән...
Казанда Г.Кәриев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының яңартылган бинасы ачылды. Театр элеккеге “Победа” кинотеатры, шулай ук Офицерлар йорты буларак билгеле булган реконструкцияләнгән бинада урнашты.
Ачылышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм башкалар катнашты.
Габдулла Кәриев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына 1987 елда нигез салынган, ул Мәгариф министрлыгы каршында Татар театр-студиясе буларак ачылды. Соңрак ул Казанның Киров районындагы Алафузов йорты булган “Эшчеләр театры” бинасында урнашкан иде.
2015 елдан элеккеге Офицерлар бинасында төзекләндерү эшләре башланды. ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе хәбәр иткәнчә, реконструкция проектында гамәлдәге бинаның архитектур күренешен саклау каралган иде.
Бинаның подвал өлешендә техник хезмәткәр бүлмәләре урнашты. Беренче катта касса һәм 231 кешелек тамашачылар залы корылды. Проект нигезендә, икенче катта – эш һәм офис биналары, репетицияләр залы, остаханәләр һәм тавыш яздыру студиясе урнашкан.
Моннан кала, реконструкция барышында бинаның фасады, түбәсе һәм инженер системалары төзекләндерелде. Белгечләр төп бинанның фасадындагы бизәкләрне реставрацияләде. Шулай ук, биредә яңа, заманча җиһазлар урнаштырылды.
Татарстан Президенты яңартылган бинаны карап чыкты. Артистлар кунакларга Г.Тукайның туган көненә багышланган сәхнәләштергән күренеш тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов сүзе буенча, әлеге бинаны төзекләндереп, Кәриев исемендәге театрга бирү әйбәт фикер. Хәзерге вакытта театр шәһәрнең нәкъ үзәгендә, “Әкият” курчак театры һәм Г.Камал исемендәге театр янәшәсендә урнашкан. “Без милләтебез, телебез турында күп сөйләшәбез. Театр булмаса, тел була аламы?”, - диде Р.Миңнеханов. аның сүзе буенча, Татар яшь тамашачы театры сәхнәсендә куелган спектакльләр бирегә яшьләрне җәлеп итәргә тиеш. Республика башлыгы театрга уңышлар теләде, һәм эш өчен барлык шартлар да булдырылганын ассызыклады.
Искәртеп китик, бүген Туган тел көнендә Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин һәм башкалар бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды.
Kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
1242
0
0
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 июня 2025 - 13:15
«Кеше китә - җыры кала»
-
7 июня 2025 - 12:00
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
6 июня 2025 - 10:05
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
4 июня 2025 - 10:55
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
2 июня 2025 - 10:04
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
1 июня 2025 - 10:34
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
30 мая 2025 - 10:16
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк