Казанда Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Сәлам, Габдулла» дигән флешмоб була
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
26 апрель көнне 14:00 сәгатьтә Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янында «Сәлам, Габдулла» дигән флешмоб була. Чарада катнашучылар опера театры бинасы янында урнашкан Тукай һәйкәленнән алып Т...
26 апрель көнне 14:00 сәгатьтә Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янында «Сәлам, Габдулла» дигән флешмоб була. Чарада катнашучылар опера театры бинасы янында урнашкан Тукай һәйкәленнән алып Тукай скверына кадәр бер километр аралыкта чылбыр ясап басачак. Бу хакта “Татар-информ”га Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте хәбәр итте.
- Флешмобның максаты – һәйкәлләр арасында бер километр озынлыкта кешеләр чылбыры ясау. Алар Театраль, Дзержинский, Пушкин урамнары аша узачак. «Машиналар йөргән юлларда чылбыр өзелеп торачак – бу егерменче гасыр дәвамында булган тамырлардан, хәтердән ваз кичү таплары», - диде матбугат хезмәткәре.
«Опера театры янында торган беренче кеше Тукайга: «Сәлам, Габдулла», - дип, исемен әйтер, ә аннары үзен икенче кеше белән таныштырыр. Шулай итеп танышу бөтен чылбыр буенча узар. Соңгы кеше инде сквер һәйкәленә «Сәлам, Габдулла», дип, акцияне тәмамлар», - диде ул.
Оештыручылар сүзләренчә, әлеге флешмоб ярдәмендә Габдулла Тукайның кешеләргә никадәр дәрәҗәдә якын булуы, татарларны берләштерүдәге роле беленәчәк. «Бу чылбыр — Тукайдан китү һәм Тукай кайту, аңа кул бирү, халыкка яңадан якынайту», - ди оештыручылар.
«Тукай яшь каһарман, яшьли киткән һәм яшьләрне илһамландыручы шәхес. Әлеге флешмобта «Сәлам, Габдулла, без әле дә синең телдә сөйләшәбез» дигән фикер җиткерелүен телибез», - диде матбугат хезмәткәре.
- Флешмобның оештыручысы – Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Әлеге чарада катнашыр өчен, сылтама буенча кереп теркәлергәкирәк.
- Фото: Бөтендөнья татар яшьләре форумы
- татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк