Казанда инглиз теленнән Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы башланды
Олимпиадада Россия Федерациясенең 69 субъектыннан 199 бала катнашыр, дип көтелә. Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Казанда инглиз теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау э...
Олимпиадада Россия Федерациясенең 69 субъектыннан 199 бала катнашыр, дип көтелә.
Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Казанда инглиз теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы старт алды. Анда Россия Федерациясенең 69 субъектыннан 199 бала катнашыр, дип көтелә.
Олимпиада ике турдан (язма һәм телдән) тора, алар Казан (Идел буе) федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтының Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе базасында узачак. Балалар интеллектуаль ярышларда катнашып кына калмыйча, Казан Кремлендә, В.И.Качалов театрында, «Зөя утрау-шәһәрлеге» Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында, Казан (Идел буе) федераль университетында да булачак.
Олимпиада Казанда 23-28 апрель көннәрендә уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк